Результаты поиска
- Мин үзем соранып йөри торган кеше түгел, аннары бик сыйланып йөрергә положение дә кушмый … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Бүлмәгә, кәгазьләр күтәреп, озын толымлы, алсу йөзле зифа-чибәр генә кыз керде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Председатель аның белән нигәдер каш җыебрак сөйләште. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Хәер, күп кенә председательләр шикелле үк җәләлетдинов та үзенең кешеләре белән шулай хуҗа булып, өстен-коры сөйләшергә ярата иде – мин моны соңыннан бик ачык сиздем. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Кызның кәгазьләренә ул кул куеп бетергәч, без кузгалдык. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Баскыч төбендә безне таза кара айгыр җиккән рессорлы, биле сыгылмалы, тимерле арба көтә иде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Бу арбаның тарантастан аермасы шунда, аның кузласы юк, ләкин билне терәрлек кенә аркасы бар, үзе иркен, кыскасы өч-дүрт кеше утырып йөрерлек бик ипле нәрсә ул … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Арбага утыргач та җәләлетдинов идарәдән ияреп чыккан кешеләргә хуҗаларча кыска-кыска гына боерыклар бирде, шуннан соң без кузгалып киттек. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Авыл чыккач та яшь арыш басуы башланды. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
- Арыш инде күкрәккә җиткән, агарып килә, башакларын бөгә башлаган, чайкалуы да инде салмаклана төшкән … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)